Шушы көннәрдә Сербия президенты Александр Вучич Икенче Бөтендөнья сугышы турында белдерү ясаган. Белдерүенчә, ул вакытта немец илбасарлары Югославияне басып алгач, Кызыл армия ярдәм күрсәтсә дә, илне күбрәге үз көчләре белән фашистлардан азат иткәннәр икән, имеш. «Без югары бәя түләдек, безгә Кызыл армия ярдәм итте, ләкин нигездә үзебезнең армия көрәште», —дигән Вучич.
Ул Югославиянең нацистик Германиядән тыш, хорват усташларыннан (баш күтәрүчеләр) да зур югалтулар кичерүен телгә алган. Сәясәтче ул еллар вакыйгаларын серб халкы геноциды дип атаган. Советлар Союзы ярдәме чикле булган, Югославияне немец оккупациясеннән ныграк серб армиясе коткарган, имеш.
Тарихка күз салыйк. 1944 — 1945 елларда Балкан ярымутравын нацистлар оккупациясеннән азат итүдә Кызыл армия төп рольне уйнаган. 1944 елның сентябре-октябрендә Белград операциясе барышында маршал Федор Толбухин командованиесе карамагындагы 3-нче Украина фронты гаскәрләре, Иосип Броз Титоның Югославия партизаннары Белград белән Сербияне фашистлардан азат итәләр. Операция 28 сентябрьдә башланып 20 октябрьдә тәмамланган. Һәм бу Балкан ярымутравы өчен барган сугышта хәлиткеч вакыт булган. Кызыл армия Югославиягә бәйсезлек китергән, ә Сербияне арытаба таланудан коткарган. Бу сугышта Советлар Союзының 35 меңгә якын солдаты һәлак булган, яраланган һәм хәбәрсез югалган. Белградны азат иткәндә генә 4,5меңгә якын солдатыбыз һәлак булган, 15 меңгә якыны яраланган. Югославиянеке — 3 меңләп. Саннар кемнең ныграк азат итүче булуын раслый түгелме? Аннары, фашистларга каршы СССРның зур һәм көчле 3-нче Украина фронты гаскәрләре сугышкан, сербларның партизан отрядлары гына.
Югославия өчен коточкыч булган елларда аларга СССР үзен-үзе аямыйча ярдәм күрсәтмәсә, бүген Сербия нинди хәлләрдә булыр иде икән? Гомумән, Сербия дигән ил булыр идеме икән?
Польша өчен —600 мең, Чехославия өчен —140 меңгә якын, Венгрия өчен —140 мең, Германия — 100 меңнән артык, Румыния —70 меңнән артык, Болгария өчен меңгә якын ата-бабаларыбыз башларын салган. Европаны азат иткәндә 1,5 миллион совет солдаты һәлак булган. Бу бәһалап бетергесез кыйммәтле бәя. Гомумән, Европаны фашизм коллыгыннан азат итү безнең илгә бик кыйммәткә төшкән.
Фото: rbc.ru