Барлык яңалыклар
10

Төрекләр ник шаулаша?

Төркиядә атна буена протестлар тынмаган.

Төрекләр ник шаулаша?
Төрекләр ник шаулаша?

Моңа Истанбул мэры Әкрәм Имамуглыны кулга алу сәбәпче булган. Имамуглыны ришвәтчелектә һәм террор оешмаларына ярдәм күрсәтүдә гаепләгәннәр. Ул — Төркиянең танылган оппозиционеры. Үз вакытында ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган «Истанбулны контрольдә тоткан кеше—Төркияне дә контрольдә тота» дип белдергән булган. Чөнки вазифасына сайланганга кадәр Эрдоган үзе дә Истанбул мэры булган.

         Имамуглы 2019 елда муниципаль сайлаулардан соң төп оппозиционер роленә чыга. Ул Республика халык партиясеннән сайланган. Бу— Төркия Республикасына нигез салган Мостафа Ататөрек партиясе.  Имамуглы Бинали Йылдырымның идарә итүче «Гаделлек һәм үсеш партиясе»н узып китә. Ләкин Эрдоган Имамуглыны тавышларны урлауда гаепләп чыга. Үзәк сайлау комиссиясе тавышларны яңадан саный һәм Йылдырым партиясен җиңүче дип игълан итә. Ләкин халык моңа ризалашмый, протест белдереп урамга чыга. Протестлар басымы астында тавыш бирү нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла, кабаттан сайлауларда Имамуглы ышанычлы җиңү яулый. Бу исә бер яктан, аның партия лидерына әверелүен, икенче яктан, алдагы президент сайлауларында Эрдоганның көчле конкуренты барлыкка килүен күрсәтә.

         Имамуглы 2024 елда Истанбул мэры вазифасына яңадан сайланганнан соң ил һәм партия эчендә йогынтысын көчәйтә. Үз көчен тойган Имамуглы быел 8—9 мартта рәсми рәвештә президент вазифасы өчен көрәш башлый. Төркиядә президент сайлаулары 2028 елда булачак.

Фото: france24.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: