Барлык яңалыклар
10

Гагаузия башлыгын эзәрлеклиләр

Молдавиядә Гагаузия башканы (башлыгы) Евгения Гуцулны 72 сәгатькә тоткарлаганнар.

Гагаузия башлыгын эзәрлеклиләр
Гагаузия башлыгын эзәрлеклиләр

Сәясәтчене 25 мартта Кишинев аэропортында кулга алганнар. Аңа 2023 елда сайлау алды кампаниясен финанслауда закон бозу гаебе белдерелгән. Гуцулны кулга алу — ул Молдавия властьларының илдә булачак парламент сайлаулары алдыннан илне Русия яклы оппозициядән тазарту, дип бәяләде Русия сәяси экспертлары.

         Хәзер исә Молдавия генпрокуратурасы Гуцулны 30 көнгә кулга алу буенча документ әзерләү белән мәшгуль. Гагаузия башканы чакыру буенча Истанбулга Халыкара журналистлар конгрессына барырга җыенган булган.

         Молдавиянең Ришвәтчелеккә каршы көрәш милли үзәге мәгълүматларына ярашлы, сайлау алды кампаниясе барышында Гуцулның сайлау исәбенә закон тарафыннан тыелган чыганаклардан 370 лей (1,7 млн. сум) акча күчерелгән булган. Алар сайлау кампаниясе барышында файдаланылган. 2024 елның апрелендә Молдавиянең коррупциягә каршы көрәш прокуратурасы Гуцулга каршы кузгатылган җинаять эше материалларын судка тапшырган. Аңа белә торып оешкан җинаятьчел төркемнән яисә оешмадан финанслауны  кабул итү гаебе белдергәннәр. Сәясәтченең 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы бар.

         Гагаузия башлыгы кулга алынганнан соң, төбәктә протестлар башланган. Алар Гуцулның вазифага тәгаенләнүе төбәктә яшәүчеләр теләге булды дип белдерә. Гагаузиянең Халык җыелышы Молдавия властьларыннан автономия җитәкчесен азат итүләрен таләп иткән. Закон чыгаручылар автономияне дискриминацияләүне туктатуны, шулай ук Молдавиянең көч структуралары гамәлләрен халыкара тикшерүне таләп иткәннәр.

         Молдавия оппозиционеры Илан Шор Гагаузия башлыгын тоткарлауның сәбәбен атаган. Ил властьлары сәясәтчене Көнбатыш каршында оппозициягә каршы көрәш турында отчет бирү өчен кулга алган, ди ул.

         Билгеле булуынча, Гуцулның Русиягә сәфәрләре Молдавия властьлары өчен аны эзәрлекләү сәбәбенә әверелгән. Ул Гагаузия башлыгы вазифасында Русия белән икътисади партнерлыкны көйләргә тырыша. Атап әйткәндә, 2024 елның апрелендә Русиянең ПСБ банкы гуманитар түләүләр өчен Гагаузиянең бюджет тармагында эшләүчеләре һәм пенсионерлар өчен исәпләр ачкан.

         Мәскәү  Гагаузия башлыгын кулга алуны оппозициягә басым ясау дип атады. Илдә ниндидер популярлыкка ия булган һәм президент Майя Сандуга теоретик куркыныч тудырган теләсә кайсы сәясәтче эзәрлекләү объектына  әверелә.

         Белешмә: Гагаузия — ул Молдавия составындагы автоном берәмлек. Башкаласы — Комрат. Гагаузия  Буджак даласының көньягында урнашкан. Гомум мәйданы 1848 кв. км. Бу — Молдавия территориясенең 5,4 %-ы.

         Гагаузлар — төрки теле халык. Бүген алар Молдавия көньягында, Украинаның Одесса өлкәсендә, шулай ук Болгария, Греция, Румыния һ.б. илләрдә яшиләр. Гагаузларның гомум саны 250меңләп.  Диннәре —православие һәм бу гагаузларны башка төрки халыклардан аерып торучы төп билге.  

Фото: moldova-news.com 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: