Дөньяда ниләр бар?
24 март 2025, 02:52

Авыр чирлеләрне карый торган робот уйлап тапканнар

Ул пациентның киемен алыштырачак, подгузник кидерәчәк. 

Авыр чирлеләрне карый торган робот уйлап тапканнарАвыр чирлеләрне карый торган робот уйлап тапканнар
Авыр чирлеләрне карый торган робот уйлап тапканнар

Япониядә 150 килограммлы AIREC роботына әле сынау үткәрәләр, ул урын өстендә яткан пациентларны әйләндерергә, аларга подгузниклар алыштырырга, оекбашлар кидерергә, ашарга әзерләргә һәм хәтта керләрен дә машинкага салып, юарга куярга мөмкин.

Япония халкы өчен мондый технологияләр бик кирәкле, чөнки анда олыларны, бездәге кебек якыннары, балалары карамый. Аларның вакытлары да, мөмкинлекләре дә юк, гел эштәләр.

AIREC ны 2030 елга кадәр тулысынча җайга салып, эшләтеп җибәрергә планлаштыралар, һәм ул якынча 5,6 миллион сум торачак.

Чыганак: Япониядә 150 килограммлы AIREC ярдәмчесен тестлаштыралар, ул пациентларны әйләндерергә, аларга подгузниклар алыштырырга, оекбашлар кияргә, ризык әзерләргә һәм хәтта керләрне җыярга мөмкин. Тиз картая барган халкы булган Япония өчен мондый технологияләр — кирәклек. AIREC ны 2030 елга эксплуатациягә җибәрергә планлаштыралар, һәм ул 10 миллион иеннан ( якынча 5,6 миллион сум) торачак.

Чыганак: Лента. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас