“Русия ветераннары” Роскомнадзор, Мәдәният министрлыгына һәм Дәүләт Думасына Русиядә Төркия сериалларын күрсәтүне тыюны сорап мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе – бу сериаллардан соң хатын-кызлар ирләр турында фикерен үзгәртә. Бу турыда махсус хәрби операциядә катнашкан ирекмән яугир, оешманың рәисе Илдар Рәҗәпов хәбәр итә.
Аның фикеренчә, Төркия сериаллары Русия хатын-кызларына тискәре йогынты ясый. Русия фильмнарында киресенчә, ир-ат образы бер эчкече, тиран һәм уңышсыз кеше итеп күрсәтелә. Кинода хатын-кыз образы көчле, бәйсез, бөтен гаилә мәшәкатен үз өстенә алган һәм көннәрдән бер көнне ул уңышлы һәм тәрбияле чит ил кешесен очрата.
“Мондый пропаганда Русиядә гаилә институтын җимерә һәм демографиягә йогынты ясый, – дип саный яугир. – Законда “деструктив пропаганда” дигән терминны беркетергә һәм кино продукциясендә нинди элементларның бу терминга эләгүен ачыклап язарга кирәк”.
Чыганак: gazeta.ru