Төньяк Европа һәм Балтыйк буе дәүләтләре Украинаны Евросоюзга тизрәк алу буенча уртак мөрәҗәгать белән чыгыш ясаган. «Украина блокның тулы хокуклы әгъзасы булсын өчен, Европа Союзы ашыгыч рәвештә анык юл картасы әзерләргә тиеш. Без Киевның мөмкинлекләренә Венгрия аяк чалырга тырыша дип, илләрне кисәттек», дип белдергәннәр. Швеция, Финляндия, Дания, Латвия, Литва һәм Эстония илчеләре Украинаның Евросоюзга керү процессы буенча Брюссельны конкрет тәкъдимнәр әзерләргә чакырганнар.
Мәгълүм булуынча, Украинаның Европа Союзына керүе буенча сөйләшүләрне башлау өчен блоктагы бөтен әгъзаларның бердәм килешүе кирәк. Венгрия исә Карпат буенда яшәүче венгрлар хокукларын да кертеп, үз дәгъваларына сылтанып,Украинаның Евросоюзга кушылуына каршы чыгыш ясый.
Фото: tass.ru