Дөньяда ниләр бар?
20 март 2025, 09:10

Европа гел сугыш турында сөйли

Европага бүгеннән яңа дөнья тәртибенә әзерләнә башларга кирәк.

Европа гел сугыш турында сөйлиЕвропа гел сугыш турында сөйли
Европа гел сугыш турында сөйли

Шулай дип чыгыш ясаган Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен.

         Яңа дөнья тәртибе 2030 елга формалашачак. Бу вакытка кадәр Европа көчле оборона позициясенә ия булырга тиеш. «Әзерлек 2030» яңабаштан кораллану һәм мөмкинлекләрне үстерү дигәнне аңлата. «Әзерлек 2030» оборона-сәнәгать базасы булдыруны аңлата. Бу исә стратегик өстенлек. Әмма 2030 елга әзер булу өчен безгә бүгеннән эшли башларга кирәк»,— дип белдергән тынгысыз, бүрәнә аша бүре куучы ханым.

         «Әзерлек 2030» стратегиясе 4 өстенлеккә ия дигән ул. Беренчесе, оборона чыгымнарын арттыру. Икенчесе, оборона сәнәгатенә инвестицияләр гомум Европаныкы булырга тиеш. Өченчесе, Украинага ярдәм күрсәтүне арттыру һәм аның ЕСка керүен тизләтү. Дүртенчесе, Европаның оборона-сәнәгать базасын ныгыту һәм блок эчендә оборона кораллары җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү.

         Соңгы елларда Европа гел генә сугыш турында сөйли. 80 ел тынычлыкта яшәгәннән соң әллә кулы кычытамы? Евросоюз илләре болай да картая, халкы кими, аңа ни җитми?

Фото: radiosputnik.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас