Дөньяда ниләр бар?
17 март 2025, 09:19

Депутат яшь кызларны кыска итәк кияргә чакырган

Бу туымны арттыруга булышачак, дигән фикердә чиновник. 

Депутат яшь кызларны кыска итәк кияргә чакырганДепутат яшь кызларны кыска итәк кияргә чакырган
Депутат яшь кызларны кыска итәк кияргә чакырган

ЛДПРдан Калуга өлкәсе Таруса шәһәр Думасы депутаты Евгений Руденко туымны арттыру өчен гүзәл затларны кыска итәкләр кияргә чакырган. Моңа кагылышлы постны ул “ВКонтакте” челтәрендә бастырган.

Депутат шулай ук “70нче  елларда барысы да мини кия иде,  никахлар да ныклы  иде”, дигән.  

“Чын ир-егетләргә мини-итәктә йөргән яшь кызлар ошый (...) Алар очрашалар, дуслашып йөриләр, аннары өйләнешәләр. Мин шуны әйтергә теләгән идем”, – дип аңлаткан ул.

Үзенең постына Руденко күн мини-итәк кигән яшь кыз фотосурәтен урнаштырган. Пост астындагы комментарийларда интернет-кулланучылар ачуларын белдергән. Мәсәлән, депутатларның үзләренә яз көне чалбарсыз йөрергә тәкъдим иткәннәр.

Бу депутатларга шаккатарлык инде. Аларның кайсыбер тәкъдимнәреннән чәчләр үрә тора.

Мәсәлән, моңа кадәр  Дәүләт Думасы депутаты Валерий Селезнев Русиядә бала табуга алмашка тоткын хатын-кызларны төрмәдән азат итеп, туучылар санын арттыру башлангычы белән чыгыш ясаган иде.

Ә Дәүләт Думасының икенче депутаты – Солтан Хамзаев аборттан баш тартачак русиялеләргә акча түләргә, ә бала туганнан соң аны дәүләт карамагына алырга тәкъдим иткән иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас