Америка эшкуары Илон Маскның "SpaceX" компаниясе 2026 ел ахырында Марска "Starship" космик кораблен очырырга уйлый. Корабль бортында Tesla компаниясе эшләгән кешегә охшаш Optimus роботы булачак.
Бу роботының бәясе якынча 30 мең доллар. Ул 70 килограммга кадәр булган әйберләрне күтәреп яйсә күчереп йөртә ала, аш-су бүлмәсендә дә ярдәм итә белә. Әйтергә кирәк, Америка эшкуары Марста яшәү мөмкин булуы турында күптәннән сөйли һәм моңа ышана. Ул планетаара сәяхәт өчен корабль бортына билетларны 2022 елда ук сата башлаган иде. Хакы да бар - 100 мең доллар тора.
Байлар барып туйсын әле, бәясе очсызлангач, без дә сәяхәт кылырбыз.
Чыганак: Лента.ру
Фото:© CNP/AdMedia/CNP/AdMedia/globallookpress.com