Менә тагын бер тиңдәшсез каһарманлык үрнәге. 8 март көнне Русия кораллы көчләренең 800 сугышчысы Уренгой — Помара —Ужгород буш газ үткәргече аша Курск өлкәсенең Суджа шәһәренә керделәр. Сугышчылар биеклеге 1,5 метрдан артмаган җир асты газ үткәрү торбасы аша бер атна буена 15 километр 750 метр ара үтеп, Суджаның сәнәгать районына чыгалар.
Әлеге газүткәргеч торбадан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр Русиядән Украина аша Европага газ озатылган. Украина президенты Владимир Зеленский газ транзитын япкан. Безнең сугышчылар, буш торбалардан файдаланып, Суджа тирәсендә урнашкан Украина кораллы көчләренең тылына үтеп керде. 9 мартта Суджадагы сәнәгать зонасын тулысынча азат итәләр һәм алыш шәхси секторда дәвам итә. Башларына таш сыман килеп төшкән һөҗүмнән украин сугышчылары каушап калган, ыгы-зыгы туган. Нәтиҗәдә дошман зур югалтулар кичереп чигенергә мәҗбүр булган.
Әлеге үтә катлаулы хәрби операциядә «Әхмәт» махсус тәгаенләнеш отряды, 11-нче бригада, 30-нчы мотоукчылар полкы, «Ветераннар» аерым десант-штурм разведка батальоны, «Восток» десант-штурм бригадасы, 106-нчы бригада, шулай ук диңгез пехотасы катнашкан.
«Торба» операциясе үзен аклаган. Курск өлкәсенә кереп урнашкан Украина Кораллы көчләренең хәлләре үтә катлауланган. Аларның өлкәдән тиз көннәрдә куылачагына зур ышаныч бар.
12 мартта Русия хәрбиләренең Суджа шәһәре үзәгендә Русия Федерациясе аләмен кадаулары билгеле булды. «Север» төркеме сугышчылары Суджаны тазартуны дәвам итүләрен, украин солдатларының подвалларда яшеренеп ятуларын белдерде.
*****
12 мартта Русия президенты Владимир Путинга Курск өлкәсен Украина кораллы көчләреннән тазартуның тәмамлау стадиясенә керүе турында җиткерделәр. Путин Курск төбәгенә украин хәрбиләре бәреп кергән вакыттан (2024 елның 6 августыннан) алып беренче тапкыр Курск өлкәсенә барды. Ул РФ Кораллы көчләренең Курск идарәсе пунктларының берсендә киңәшмә үткәрде. РФ Хәрби көчләренең генераль штабы начальнигы Валерий Герасимов президентка Русия подразделениеләренең өлкәнең 86 процент территориясен үз контроле астына кайтаруын җиткерде. Президент Украина солдатларын тар-мар итү бурычы һәм дәүләт чикләренә чыгу иң кыска вакыт эчендә үтәлергә тиеш дип белдерде.
Фото: fr.sputniknews.africa