11 мартта Сәгуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Америка һәм Украина делегацияләре арасында 9 сәгатькә сузылган сөйләшүләр үткән. Украина делегациясен президент офисы җитәкчесе Андрей Ермак, АКШныкын дәүләт секретаре Марко Рубио җитәкләгән. Алар ни турында сөйләшкән?
Украина АКШның кичектергесез рәвештә 30 көнгә сугыш утын туктату тәкъдимен кабул иткән. Моңа алмашка АКШ Украинага вәгъдәләр биргән. Ул аңа хәрби ярдәм күрсәтүен тергезәчәк, разведка мәгълүматлары белән бүлешә башлаячак. АКШ Украина белән файдалы җир асты казылмалары буенча килешү төзиячәк.
Хәзер АКШ Русиянең утны туктату турындагы тәкъдимгә уңай җавап бирүен көтә. «АКШ президенты Дональд Трамп сугыш утын туктатырга тели. Украина моңа әзер. Русиянең моңа уңай җавап бирәчәгенә өметләнәбез», —дип белдергән Марко Рубио сөйләшүләрдән соң.
Европа Союзы Сәгуд Гарәбстанында үткән сөйләшүләрне хуплавын белдергән. «Европа Союзы тынычлык турындагы булачак сөйләшүләрдә үзенең ролен уйнарга әзер»,— дигән Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен.
Украинаның сугыш утын туктатырга ризалашуы сәбәпләренең берсе — аңа АКШ, шәхсән президент Дональд Трамп, ныклап басым ясый. Икенчедән, Америка Украинага үзенең разведка мәгълүматларын бирми башлаган. Ә разведка мәгълүматлары Украинага сулар һавадай кирәк.
Русия АКШның 30 көнгә сугыш утын туктату тәкъдименә риза булырмы? «Мин риза булыр дип ышанам»,— дип белдерде Америка президенты Дональд Трамп.
Хәзер Русиянең нинди конкрет җавап бирәчәге — төп интрига. Бу килешүне Русия бертөрле генә мәгънә салып кабул итә алмый. Чөнки Американың Украинага хәрби ярдәмен тергезергә һәм разведка мәгълүматлары белән бүлешергә вәгъдә итүен Русиянең тынычлыкка таба адым ясау дип кабул итмәве, ә конфликтны арытаба көчәйтергә маташу дип кабул итүе мөмкин. Русия үзенең мәнфәгатьләре ныклап якланган очракта гына килешүгә таба адым ясарга мөмкин. Бүген Русияне Украина армиясенең никадәр артка чигенергә җыенуы, Көнбатышның анда тынычлык саклаучы хәрбиләр кертү мәсьәләсе кызыксындыра. Мәскәү Украинада Көнбатыш хәрбиләре урнаштырылуына каршы булуын һәрдаим белдерә. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: Русия тәкъдим ителгән тынычлыкны кире какса, АКШ аңа басым ясавын көчәйтәчәк.
«Мәскәү Украинада сугыш утын вакытлыча туктатып тору тәкъдимен карарга риза, ләкин хәрби хәрәкәтләр тынычлык килешүенә кул куелганнан соң гына туктатылачак. Без АКШ тәкъдименә зур саклык белән карыйбыз», —дип белдерде Русиянең Бөек Британиядәге илчесе Андрей Келин. Конфликтны чишү ысулы итеп вакытлыча килешү төзүнең кабул ителүе мөмкин түгеллеген Русия даими рәвештә кабатлап тора.
Русия, үткән сөйләшүләр тәҗрибәсенә таянып, вакытлыча килешүгә ышанып бетми. 2022 елның апрелендә яклар килешү проектын әзерләгәндә, Мәскәү Киев һәм Чернигов өлкәләреннән гаскәрләрен чыгарган иде. Әмма Киев ул чакта тынычлык көйләү процессын өзде. Димәк, үзенә карата булган ышанычны бетерде.
Фото: news-pravda.com