Барлык яңалыклар

Румыниядә президент сайлый алмыйлар

Асылда эш нидә соң?

Румыниядә президент сайлый алмыйлар
Румыниядә президент сайлый алмыйлар

Бүген Румыния дә үзенчә көрчектә тыпырчына. Бу илдә былтырдан бирле президент сайлый алмый җәфаланалар. Румыния Үзәк сайлау комиссиясе Кэлин Джорджеску кандидатурасын президент сайлауларыннан алып ташлаган. Моны сайлау комиссиясе теркәү өчен шартлар булмавына бәйләп аңлаткан.

Асылда эш нидә соң? 2024 елның ноябрендә Румыниядә президент сайлауларының беренче туры үткән. Сайлаучыларның 23 % тавышын җыйган бәйсез кандидат  Кэлин Джорджеску беренче урынга чыккан. НАТО һәм АКШ белән партнерлыкны ныгыту яклы чыгыш ясаучы Елена Ласкони 19,18 % тавыш җыеп, икенче урынга чыккан. Декабрь башында илнең Конституцион суды сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгарган.

         Аннары, социаль челтәрләр аша сайлау кампаниясенә кысылу булган дигән шик белән, прокуратура тикшерү эшләренә тотынган. Румыния махсус хезмәтләре сайлауларга Русиянең кысылган булуы мөмкин дигән фикер яңгыраткан. Бу сәяси эзәрлекләү дип атап, Джорджеску ул фикерне кире каккан. Сәясәтче гыйнварда тарафдарлары белән протестлар оештыра башлаган. Алар властьлардан сайлау нәтиҗәләренең юкка чыгарылуын яңадан карауны таләп иткәннәр.

         Румыния өчен көрәш принцип мәсьәләсе. Украинада барган конфликт шартларында илнең географик урыны стратегик булып санала. ЕС Румынияне югалтудан курка, ягъни властька Русия яклы сәясәтче килүенә юл куймаска тырыша.

         Джорджеску РФ президенты Владимир Путинны хуплавы белән дан тота.  Ул Украинадагы конфликтны Америка оборона компанияләре манипуляциясе нәтиҗәсе дип саный. Ул шулай ук Румыниядә ракетага каршы оборона системалары урнаштырылуын тәнкыйтьләгән. Джорджеску ЕС һәм НАТОны кискен тәнкыйтьли. НАТО үзенең әгъзаларын якларга сәләтле түгел; Бухарест Мәскәү белән бәйсез мөнәсәбәтләр корырга тиеш дип саный.  

Февраль ахырында Джорджескуны, ялган мәгълүмат таратуны да кертеп, 6 җинаятьтә гаепләгәннәр. Әле аның сайлау алды кампаниясенең законсыз финанслануы буенча тикшерү эшләре бара икән.

         Ул 7 мартта Румыния президенты вазифасына теркәлү өчен Үзәк сайлау бюросына документларын тапшырган. Ләкин Румыния Үзәк сайлау комиссиясе Джорджескуның кандидатурасын янә кире каккан.   Румыниядәге вакыйгаларга АКШ нинди дә булса йогынты ясармы? Икеле дип бәяли бу хәлне сәяси экспертлар. Чөнки АКШ Европа континетындагы сәяси конфликтлар белән кызыксынмавын белдерә. Дональд Трамп командасы бу да Брюссель җаваплылыгында булырга тиеш дип саный.

Фото: realtribune.ru 

          

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: