Дөньяда иң күп кан плазмасын таршыручы австралияле Джеймс Харрисон 88 яшендә йоклаган җиренән вафат булган.
Джеймс Харрисон 1954 елда балигълык яшенә җиткәч тә кан донор булган. Аның кан плазмасында йөкле хатын-кызларда резус-конфликт булдырмаучы һәм яралгының гомерен коткарып калучы сирәк очрый торган Anti-D антитәнчек тапканнар. Үз гомерендә Харрисон 1173 тапкыр кан тапшырган һәм 2,4 миллионнан артык сабыйның гомерен коткарган.
Австралиядә аны «алтын куллы кеше» дип йөрткәннәр. Шундый изгелекле кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде.