Азык калдык-постыкларыннан ясалган ашлама авыл хуҗалыгына зур ярдәм китерә һәм планетанының глобаль җылынуы нәтиҗәләреннән коткара ала. Япониянең Осака университеты галимнәре шундый ачыш ясаган.
Ачыш авторлары химик ашламаларның экологик тиңдәше сыйфатында кулланырга яраган сыек органик ашлама уйлап тапканнар. Моның өчен алар махсус реакторларда калдык-постык азыкларны, тирес һәм суны бергә катнаштырып тотканнар. Нәтиҗәдә килеп чыккан туклыклы сыекчаны үсемлекләргә ашлама итеп файдалаганнар. Алар аңарда үсемлек үсеше өчен кирәкле булган азот, фосфорның күпме булуын чагыштырганнар. Нәтиҗәдә яңа продуктның традицион ашламадан калышмавы ачыкланган. Галимнәр яңа сыекча 100 процент азотны һәм 77 процент фосфорны алыштыра ала дип саный.
Бүгенге көндә шәһәрләрдә күпме ризыкның чүплеккә ташлануын искә алганда, бу кешелек өчен бик файдалы ачыш. Калдык-постыклар әрәм булырга тиеш түгел.
Фото:Pinterest