Дөньяда ниләр бар?
21 февраль 2025, 03:12

Фронтта булган сугышчы үзенең микрозайм "алуын" белгән

Бу очракта нишләргә?

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Украинада махсус хәрби операция (МХО) катнашучысы фронтта булганда  аның исеменә алынган микрозайм  турында белә. Бу хакта “Аргументы и факты” язган.

Эш материалларыннан күренүенчә, 2022 елның сентябреннән 2024 елның ноябренә кадәр ир-ат алгы сызыкта була. Шул ук вакытта 2023 елның июлендә аңа тәүлегенә 0,8 процент белән 7,7 мең сумлык микрозайм рәсмиләштергәннәр, бу еллык исәпләүдә 292 проценттан артып китә. Рәсмиләштерелгән килешүгә ярашлы, акчаны шул ук елның 11 августына кадәр кайтарырга кирәк булган. Хәрби хезмәткәр үзе бу хакта бер ай узгач кына белә.

Русияле судка мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, сугышчының “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетын ватып кергәннәр. Аңа микрозайм рәсмиләштерү дистанцион рәвештә башкарылган – мошенниклар заемщикның электрон имзасын кулланганнар.

Суд килешүнең федераль законнар таләпләрен бозып төзелгән дип карар чыгарган һәм МХО катнашучысының дәгъвасын канәгатьләндергән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас