Одесса халкына Русиягә кушылу турында хәбәрләр килгән. Бу хакта үзенең Telegram-каналында хәрби блогер Борис Рожин хәбәр итте.
"Русия Федерациясенең Одесса өлкәсенең хөрмәтле халкы. Русия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп арасындагы килешүләр белән бәйле рәвештә Украина элемтә операторлары эшчәнлегенең Русия юрисдикциясенә күчүе башланды", – дип күрсәтелгән белдерүдә.
Халыктан шулай ук элемтәнең мөмкин булган өзеклекләренә “аңлап” карауларын сораганнар. Рожин сүзләренчә, хәбәрләрне Украинаның “Ланет” интернет-провайдерын ваткан Русия хакерлары тараткан.
Чыганак: lenta.ru