Ахырзаманда Җир шары тизрәк әйләнә башлар, дигәнне ишеткәнем бар иде. РИА-Новости мәгълүмат-агентлыгына бөтенрусия физик-техник һәм радиотехник үлчәмнәр фәнни тикшеренү институтының җитәкчесе Сергей Донченко бу турыда сөйләп үткән. Галим дөнья вакытыннан бер секунд вакытны алып ташларга була дип белдерә.
Соңгы елларда Җир шарының аномаль тиз әйләнүе күзәтелә. Моны компенсацияләү өчен 2029 елда бер секнуд вакытны алып ташларга туры киләчәк.
Җир шары я әкренәя, я тиз әйләнә, ди галим. Нәрсә белән бәйле бу, билгесез. Глобаль җылыну, бозлыкларның эрүе белән дә бәйле булырга мөмкин. “Җир ныклап җылына, планета эчендә көчәйтелгән процесслар бара. Болар кешеләрнең атмосферага калдыклар ташлавы белән бәйле булмаска да мөмкин”, - ди ул.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: mk.ru