Дөньяда ниләр бар?
18 февраль 2025, 10:55

Акча түләп җил чәчәге йоктыралар

Менә сиңа мә! 

Русиядә “ветрянка кичәләре” таралган. Ата-аналар балалары махсус җил чәчәге белән авырсын өчен акча түлиләр.

Бу күренеш Ярославль, Воронеж, Түбәнге Новгород һәм башка өлкәләрдә күзәтелә – өлкәннәр нарасыйларына шулай яхшырак булыр, дигән ышанычта. Янәсе, никадәр иртәрәк чирләсәләр, шулкадәр сәламәтрәк булачаклар. Mash Телеграм-каналына белгечләр сөйләвенчә, бу тенденция җил чәчәгеннән вакцина кайтаруда булган язгы өзеклекләр белән бәйле.

Мәсәлән, бүгенге көндә Воронежда җил чәчәгеннән привиканы ни бушлай, ни түләүле ясатып булмый. Шуңа ата-аналар балаларын “ветрянка” белән авырган бала янына алып бара. Әгәр танышлар арасында җил чәчәген йоктырган бала булмаса, интернетта  “фәлән сумга җил чәчәге йоктырыгыз” дигән игъланнар эзлиләр, ди.

Табиблар моңа каршы чыга. Бу башлангыч бик сәер, ди алар. Чөнки вакцинация – идарә итеп була торган процесс, ә “кыргый” вирус йоктыру – берничек тә идарә итеп булмый торган процесс. Кырымнан табиб-инфекционист Екатерина Кулова шуны да өсти: “ветрянка кичәләре”нең иң төп минусы –  сабый организмының чиргә ничек җавап бирүе билгесез, чөнки җил чәчәген күпләр авыр үткәрә. 

Чыганак: Mash Телеграм-каналы.


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас