Тын океан ярларында бик кечкенә Науру дигән утрау бар. Әкияттәгечә, җиде диңгез артында урнашкан уймак зурлыгындагы ялгыз утрау дәүләте кайчандыр оҗмах сыман бик матур булган.
Науру — 11,700 кеше (2020 елгы җанисәп) яшәгән дөньяның иң кечкенә бәйсез утравы. Аның башкаласы юк, ә иң зур шәһәре Ярен дип атала һәм анда ил парламенты һәм аэропорт урнашкан.
Дөньядан читтә яшәгән сыман тоелса да, Науруның бик борынгы тарихы бар. Дәүләттә яшәүче микронезиялеләр һәм полинезиялеләр безнең эрага кадәр 1000нче елдан алып күрше утраулардан бирегә күченгән. Науруда12 кабилә яшәгән һәм аларның барысы да бүгенге дәүләт байрагында төшерелгән йолдызның 12 нуры буларак чагылыш тапкан.
22 квадрат километр мәйданлы чын хәзинә өстендә урнашкан Науру күптән түгел генә тропик урманлы оҗмах почмагы булган. Гүзәл утрауларга инглизләр һәм немецларның күзләре төшкән, аны яуларга теләгәннәр. Төрле вакыттта ул Германия, Милләтләр лигасы (Австралия, Яңа Зеландия һәм Бөек Британия), Япония йогынтысы астына эләккән. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Науру утравын Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) үз яклавы астына ала, тагын да ике дистә еллардан соң, ниһаять, бәйсезлеккә ия була. Кызгынычка каршы, шушы бәйсезлек утрау тарихында үзенең һәлакәтле ролен башкара.
Фосфоритлар ләгънәте
Егерменче гасыр башында материктан килгән акча янчыклары утрауда урнашкан тауларда эш башлый. Алар анда фосфоритларның зур запасын таба. Бу үтә кыйммәтле ачыш була, чөнки фосфоритларны минераль ашламалар ясауда актив файдаланалар. Эшкуарлар тау-ташларны актару һәм җимерү эшләрен башлап җибәрә: алар җир астындагы байлыкны сыгып алыр өчен агачларны кисәләр. 1967 нче елга кадәр башка дәүләтләр кул астында яшәгән Науруның бөтен байлыгын чит «әфәнделәр» тартып алса, бәйсезлеккә ия булганнан соң фосфоритлар сатудан кергән керем утрау халкы кесәсенә агыла башлый. Нәтиҗәдә, аборигеннар дөньяның иң бай кешеләренә әверелә. Науру утравында яшәүче уртача аборигенның уртача кереме Америка яисә Европаның уртача хәлле кешесеннән берничә тапкырга күбрәк булган. Наурулылар башларына ишелеп төшкән байлыкны ни эшләтергә белмиләр. Акча кесәләренә үзе агылып кергәч, утрауда яшәүчеләр эшләми башлый, табигать бүләк иткән байлыктан кергән керемгә рәхәт чигеп, эшләмичә яши башлыйлар. Әрәм-шәрәм итү чәчәк ата — кечкенә утрау халкы дөнья буйлап күчемсез милек, кыйммәтле круиз яхталары, бихисап спорт машиналары сатып ала башлый. Шунысы кызык, берсеннән-берсе затлырак машиналар сатып алалар, ләкин нибары 23 километрлы утрауда ул машиналарны җилдереп йөрергә урын юк һәм тизлекне дә артырырырга ярамый — нибары 40 километр тизлектә генә йөрергә рөхсәт ителә.
Тамаклары — тук, өсләре бөтен утрау халкы физик хезмәт белән чиләнми, хәзер алар ризык табу өчен баш катырмый, башка илләр җитештергәнне сатып кына ала. Аларның кыйммәтле киемнәр, кыйммәтле автомобильләр сатып алудан тыш, материктан килүчеләрне үзләренә хезмәтче итеп яллау мөмкинлекләре туа. Шундый рәхәт тормышта, ләззәттә берничә буын үсә. Алар эшләмиләр, белем алуны кирәк дип санамыйлар. Ә ник кирәк ул белем, барыбер эшләмәячәкләр бит!.. Әйткәндәй, утрау мәктәпләрендә 12 ел бушлай укып, урта белем алалар. Югары белем алырга теләүчеләр исә чит илләргә, нигездә, Австралиягә юллана.
Кызганычка каршы, менә шушы файдалану фәлсәфәсе аларны һәлакәткә илтә дә инде.
Байлыктан — харәбәләргә
Бу дөньяда һәр нәрсәнең үз чиге бар — иртәме-соңмы, барысы да бетә. Неруның да җир асты байлыгы фосфаритлар 1985—1986 нчы елларда 1,67 млн. тонна табылса, 2011—2002 елларда исә162 мең тоннага кадәр төшә. Күктән төшкән байлыктан башлары әйләнгән, инде килеп кесәләрендә җилләр уйный башлаган утрау халкы бер мәлне башларын күтәреп карасалар — туган утраулары әллә нәрсәгә охшап калган: урманнар кырылган, тау-ташлар актарылган, тирә-якта чүл генә җәйрәп ята. Фосфоритлар табу ахырына якынлашкан 1980 нче елларда утрауда нибары 10 процент урманнар торып кала. Ниһаять, ярлылык ишек шакый башлагач, акчадан сукырайган утрау халкының күзләреннән элпә төшкән. Эшләмичә кырын ятып тәмле-татлы ашарга күнеккән ялкау утрау халкы симергәннән-симерә барган. Бүген алар дөньяда башка төрле рекордлар куялар: симерү һәм шикәр диабеты чәчәк ата.
Ялкаулыкка күнеккән халык бик озак яшәү рәвешен үзгәртергә теләми. Дөньяда заманча минераль ашламалар барлыкка килүе һәм утрауда фосфоритлар бетүе утрау дәүләтен хәерчелеккә төшерә. Бүген Науру – хәерчелеккә төшкән чүплек утравы. Утрау буенча иске автомобильләр тутыгып ята, дәүләтнең аларны утильләштерергә, утрауны башка чүп-чардан арындырырга хәленнән килми. Науруда яшәүчеләр тук вакытларында җыелган акчаларын туздыруларын дәвам итәләр. Хәзер аларның иртәгәсе көн турында уйланмыйча яшәгән элеккеге бай, тук тормышларын симез гәүдәләре генә хәтерләтә. Үз вакытында дөньяның иң бай дәүләте санаулы еллар эчендә хәерчелек чигенә төшә.
Симерү сәбәпләре
Симерү дигәнлектән, дөньяда иң симез халык дип америкалыларны атасалар да, алар иң симез халыклы ун ил исемлегенә керми. Симезлек буенча беренче урында Науру утравында яшәүчеләр тора. 2 нче урында — Палау дәүләте торса, 3нчедә— Кук утраулары, 4 нчедә — Маршалл утраулары, 5нче урында Тувалуда яшәүчеләр. 10 нчы урында Микронезия тора, анда яшәүчеләрнең 76 проценты артык гәүдә авырлыгына ия.
Кайчандыр җире эшкәртелгән, ләкин фосфатлар табу аркасында Науру утравының 80 процент җире кысырга әверелгән. Шул сәбәпле җир утрау халкын азык-төлек белән тәэмин итә алмый, ягъни үсемлек үстерердәй туфрак юк. Илдә фосфатлар яткылыгы беткәннән соң, эшсезлек дәрәҗәсе 90 процентка җиткән. Шуның нәтиҗәсендә утрау халкы Науру утравына якын урнашкан Австралия һәм Яңа Зеландиядән китерелгән арзан туклану продуктлары гына ашый. Оҗмах җимешләре генә ашап яшәгән утрау халкы инглизләрнең химик катнашмалардан ясалган батончик кәнфитләрен, ит консерваларына һәм ысландырылган итләренә күчәләр. Ялкау халык арзанлы ризык ашап дөньяның иң симез кешеләренә әйләнә. Хәерчелеккә төшү сәбәпле утрау дәүләте сәламәтлек саклау өлкәсенә акча бүлә алмый башлаган. Симезлек сәбәпле кешеләр шикәр, йөрәк-кан тамыры системасы һәм кан басымы чирләреннән интегәләр. Әйткәндәй, Нару республика үзәк дәваханәсендә нибары биш табиб эшли һәм алар да читтән килгән белгечләр. Авыр чирлеләрне нигездә Австралиягә дәваланырга озаталар.
.Бүгенге Науру — кеше комсызлыгы һәм ахмаклыгы һәйкәле.