Башкортстан коткаручылары гашыйкларга 14 февраль алдыннан киңәшләр бирде. Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетында яшь кешеләрнең хәвефсезлеге өчен борчылалар, алар шәмнәр ярдәмендә романтик кичә оештырырга мөмкин.
"Сөйгәне өчен матур кичә оештырырга теләп, кешеләр шәмнәр янында кичке ашны планлаштыра яки бүләккә табан шәмнәр тезеп чыгалар. Әмма шуны онытырга ярамый, ут — йорт җылылыгы символы гына түгел, ә куркыныч чыганагы да", – дип билгеләделәр ведомствода.
Коткаручылар гади һәм мөһим киңәшләр бирде:
*шәмнәрне караучысыз калдырмагыз;
* шәмнәрне сквозняк булган урынга куймагыз;
* җиңел ут каба торган өслекләрдән сакланыгыз;
*шәмне шәмдәлгә тигез, тотрыклы итеп куегыз.;
*шәмнәрне балалар һәм хайваннар үрелә алмаслык урыннарга урнаштырыгыз;
*янгын хәвефе булган предметларга кадәр берникадәр араны саклагыз;
*янып торган ике шәм арасы 10 см дан ким булмаска тиеш;
*шәмнәрне шәмдәл яки тәлинкәгә куеп кабызыгыз.
Чыганак: bashinform.ru