Уфада яшәүче егет дусты белән тәгәрмәчләр өстендә джакузи оештырган: машинасына таккан прицепка ванна утырткан да, шулай юынып йөргән.
Әмма моның өчен аның дусларына (руль артындагы 22 яшьлек ир-атка һәм хәрәкәт вакытында видео төшергән үсмергә) җавап бирергә туры киләчәк.
Хәл болай булган. Шушы көннәрдә ике дус – Саша белән Хәлил – шашлык кыздырганнар. Һәм аларныд башына салкын кышкы көнне урам буйлап ванна кереп йөрү идеясе килгән. “Авито”да 400 сумга ванна сатып алганнар да, 15 литр кайнар су, 20 литр җылы су һәм күбек салып, чыгып киткәннәр. Юл буена барысы да хәлләре тайганчы көлгәннәр. Әйткәндәй, икенче көнне егетләргә протокол төзергә килгән полицейскийларга да күңелле булган. Алар хәтта Саша белән Хәлилне чираттагы мөгез чыгарганда кайда тотарга икәнлеген белер өчен аларның социаль челтәрләренә язылган.
Дусларга барлыгы 4125 сумга 8 протокол төзегәннәр, бу дәүләт автоинспекциясе ташламасы белән.
“Кешеләрнең эмоцияләрен күзәтү шулкадәр кызыклы булды. Карыйм, эштән арып талган бер абзый кайтып бара. Мине күрде дә, елмаеп: “Красавчик!” – диде”, – дип, күбекле ваннада юынган егет тәэссоратлары белән уртаклаша.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.