Исәнме, Илон туган!
Нигә болай “туганнан” салдыра әле бу дип, аны-моны уйламагыз. Юк, юк, ялагайлану, ярарга тырышу юк миндә. Беркемнән дә берни дә өмет итмим. Мохтаҗлыгым юк, әнкәй мәрхүмә әйтмешли, бу дөньяда аем-көнем генә уртак.
Илон Маск дигән кешенең үзен зурлап, яратып эндәшүем шулай. Исем китте аңа, хөрмәт итә башладым, үзен генә түгел, иле – Америкасына да – карата да фикерем үзгәрде әле. Шундый кешеләре булгач, Америкасы да ул кадәр начар түгелдер дим.
Ни өченме? Син, Илон туган, соңгы вакытта дөньяда беркем дә кычкырып әйтергә җөрьәт итмәгәнне әйттең. Әйттең дип, интернетыңа ярып салдың:
–Кырым Русиянеке!–дидең.
Моны барысы да белә иде белүен, тик әйтергә кыя алмадылар. Эләгүен үзеңә дә эләкте бугай, ахры. Шулай да, маладис, юк-барга бирешә торган түгелсең. Кодрәтле, булдыклы кешесең. Байлыгың да бар инде. Шуңадырмы, беркем әйтергә кыймаганнарны ярып сала бардың.
“Кырым Русиянеке”, дип мин дә оран салыр идем дә, мине кем тыңлый, бер авыл хатынын. Сине тыңлыйлар. Синең дөнья тоткасы кеше икәнеңне элегрәк ишетеп калган идем. Шундый башлы, булдыклы кеше, өстәвенә бай.
Аннан дәвам иттең:
–Кеше кайда, ничек яшәргә тиешлеген үзе билгеләргә тиеш. Запорожье, Херсон өлкәләрендә референдум үткәреп, халык фикерен белергә кирәк!
Син дә нәкъ минем кебек уйлыйсың икән. Ярый, димен дөньяда ике акыллы кеше калганбыз әле.Аннан соң, син дә минем кебек өзгәләнәсең бит.
–Аңынчы күпме кеше һәлак булачак, – дисең.
Минем күңелдәген әйттең.
Томрап торган күпме яп-яшь егетләр әрәм булды. Син күрсәң, алар өчен халыкның ничек түгелеп елаганын... Ул балакайларның һәркайсы үземнең йөрәгемнән өзелеп төшкән кебек.
Бераздан:
–Донецк белән Луганск өлкәләре Русиягә калсын. Аны башта ук шулай итәсе бар иде, сугышып торасы түгел иде, – дип тә өстәдегез бугай.
Үзеңне туганнан салдырып, зурлап маташсам да, шунысын да беләм: сугыш утына син дә ялкын өстисең. Теге синең ахырзаман ачышы диярлек космос элемтәсен тоташ бер ятьмәдә тоткан Starlink спутник элемтәсеннән файдаланалар бит!
Катнашыңны ”минем илем бит, читтә кала алмыйм” дип аңлатырга тырышырсың. Бер акыл иясе әйткән: кеше иң авыр вакытта иле белән булырга тиеш, дигән. Ләкин синең илең, синең җирең, Илон туган, бөтенләй башка кыйтгада ук бит. Илеңнең бу җирләрдә ни катнашы бар? Әллә шулай дип фикер йөртеп карыйсызмы соң?
Мин үземнекеләр өчен генә сыкранмыйм, украин кешеләре өчен дә әрним. Андагылар да кеше, берәүнең баласы, берәүнең атасы бит алар да. Мин ни үзем украиннар җирендә җимерелгән, юкка чыккан нәрсәләр өчен дә хәсрәтләнеп ятам. Кайчан барысы да аякка басар, кешеләр кайчан адәмчә яши башларлар дип көяләнәм.
Тел төбеңә, “Кырым Русиянеке” диюңә карап, Илон туган, мин дә үземнекен сөйләп карыйм әле. Әйтәм бит, Украина җиренең шул хәлгә төшүенә мин дә үз халкыннан ким хәсрәтләнмим.Яшәеш-торышлары белән без, татарга, бик ерак булсалар да, телгә күбрәк хохол дип кергән украиннар белән, заманында бер ил булгач, аралашып яшәлде.Олы бөтен бер ил идек, беләсең. Әле янә пычакка пычак килгән әрмән белән әзәрбайҗан да ул вакытларда, йөзәр еллар артында калган дошманлыкларын онытып, кыз биреп, кыз алышып, катнаш гаиләләр корып яши башлаган иде. Кайда, кайчан нәрсә булган, гел начарлыкны хәтердә яңартып тормассың бит инде. Хәзер дошманлык янә калкып чыга башлады.
Без бәләкәй чакта авылда хахул Мәгънәви дигән кеше бар иде. Авылда ни һәркем кушаматлы, бер үк исемле кешеләр күп булганда бик җайлы ул. Элек бит гаиләләрдә балалар күп туган, барысына да яңа исем ничек җиткерәсең. Авылда бер төрле исемне йөрткән өч-дүрт кеше була торган иде.
Чеп-чи татар Мәгънәви абыйга ул кушаматның ничек ябышуын соңрак кына олыраклардан сораштым. Сәбәбе бик гади булып чыкты.
–Сугыштан хохлушка ияртеп кайткан иде ул, –диделәр.
Күп тормаган украин кызы, сагынгандыр инде, татар егетенә кушамат кына калдырып, үз иленә кайтып киткән. Мәгънәви абый Сәмәния апа белән бер оя балалар үстереп, матур, җитеш дөнья көттеләр.Күптән мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын.
Сөйлисе килгән тагын бер тарихым бар әле.
Икенчеләй бу сүз без үсмер вакытта тагын килеп керде. Тугыз бала үстергән Гыйлемхан бабай белән Сания әбинең читтә оя корган төпчек улы Рәфис абый картайган ата-анасын карарга гаиләсе белән авылга кайтты. Зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле хатынын хохлушка икән диделәр. Сары, аксыл чәчле кыз-кыркын безнең якларда да бар ул.Мәгәр моның ише арыш саламыдай чәчлеләр дә була икән. Буяп та ул кадәр матур төскә кертә алмассың. Тәпи йөри генә башлаган кызлары ак та-ак кына инде менә. Йөзе дә алсу ак, чәчләре дә ак. Әнисенекедәй, рәссам ясаган кебек матур юка иреннәре белән елмаеп җибәрсә, күктән төшкән фәрештә диярсең.
Аларның кайтуы үзе бер яңалык булды, авылны ямьләп, аның бертөрлерәк барган тормышына үзгәлек өстәп җибәрде. Халык бу юлы артык “нечкәләп” тормады, Рәфис абыйга “урыс”дип кенә кушамат такты.
Ә Нюра киленне үз иттеләр.
“Марҗа” дип йөртүләрен үзе дә авырга алмады. Монда бернинди дә кимсетү, читләтү дигән ым юк, бары тик вакыйганы үз исеме белән атау гына иде. Марҗа дигәне күбрәк үзе артында әйтелде, болай исә йомшак, матур итеп “Нүрә” дип дәштеләр. Тирә-якта бер урысча аралашыр кеше булмаганлыктан, яшьләр, үсмерләр исә аңа урысча сүз кушарга тырышты. Янәсе тел чарлыйлар. Алга китеп шуны әйтим, Нюра апа исә соңрак үзе русча эндәшкәннәргә дә татарча җавап бирер иде.
Шулкадәр ерак җирдән ни кыланып авылга кайтырга булды икән ул дип уйлап куям. Авылда ваксу холыклы булулары белән даннары чыккан, бер-берсенең кадерен белеп кенә яшәгән карт белән карчыктан марҗа киленгә карата ник бер авыр сүз ишетелсен! Гайбәт җыярга, кеше гаиләсенә тыкшынырга яраткан кайберәүләрнең озын борынын тиз кыскартты Сания әби.
–Бер сүз әйтмим, илен ташлап килгән бала бит, – диде.
Рәфис абый да төшеп калганнардан түгел иде. Курчак кебек Нюрасы аны үз илендәге егетләрдән аралап алып яраткандыр. Чос, кыю, ут кебек шаян-шук абый сыздырып гармунда уйнасынмы, өздереп биесенме... Яраткандыр аны Нюра апа, туган җирен, ата-анасын чит кавем кешеләренә, үзенә бөтенләй ят авыл тормышына алыштырыр булгач.
Икенче кызы да туып, тәпи киткәч, Нюра апа фермада савучы булып эшли башлады. Нәфис куллары белән сәнәк тотты, өстенә сырган куфайка, аягына бу эштә уңайлы да, җылы да булган резин галушлы киез итекләр киде. Киеме дә, эше дә башкаларныкы кебек булса да, икенчерәк иде ул. Шул ук искерә төшкән мамык шәлен барыбер башкача, марҗаларчарак бәйләде, гәүдәсе дә түгәрәк, йомры булуы беләнме, атлап йөрүләре үк аерылып тора иде. Ул елларда бездәге хатын-кызның итәк, кофтага исе китмичә матур-матур күлмәкләр кигән чагы, ә ул кешелеккә дә тыгыз, тулы аякларын чама белән ачып күрсәткән кара итәкне килештереп киде.
Баштарак авылның ир-аты да ят кошка аерымрак игътибар итеп карады. Үткән-сүткәндә шаяртырга тырышканнарга ихлас елмайган кебек булса да, яннарында тукталып та тормастан, бер-ике сүз белән генә дә андыйларны урыннарына утырта белде ерактан килгән килен.
Араларында көнләшү җәһәтеннән дә сүз чыкмады бугай. Рәфис абый өйдә генә ята торган кеше түгел, дәртле иде. Шулай булмаса, украиннар иленә барып чыгар идеме дә, аларның иң матур кызын үзенә яр итеп алыр идеме? Гармунчы кеше авылда үткән концертларда сәхнәдән төшмәде, спектакльләрдә төп рольләрдә уйнады. Нюра апаны баштарак шул хакта шаяру катыш искәртүчеләр дә булды:
– Син, Нюра, иреңне клубта бик йөртмә, кызлар алып китмәсен.
Тегесе исә матур иреннәре астында тезелеп торган вак тешләрен җемелдәтеп кеткелдәп көлеп кенә куяр иде:
– Пусть заберут! Потом прибежит, куда денется.
Әйе, бер-берсен югалтыр, ташлашыр булсалар, берсе шулкадәр җирдән хатын ияртеп, икенчесе ияреп кайтмас иде.
Бүгенге яшьләр аның украин кызы икәнлеген белмидер дә. Сөйләшүе чак кына акцент белән күптән татарча, авылныкылар аны аш-судан калдырмый, аминын тота, бисмилласын әйтә. Кызлары үзебезнең авыл егетләренә чыгып бәбиләр үстерделәр.
Минем белән яшьтәш кызлары озын буйлы, кара чибәр украин егетенә кияүгә чыгып, соңрак алар иленә күченеп киткәннәр иде. Алар нихәлдә икән? Сабантуйларны зурлап гел кайтып йөрделәр. Ул илдән безгә киленнәр дә, кияүләр дә булды. Безнең татар егетләре әллә кызларның иң матурын сайлап алып кайтты, әллә украин кызлары барысы да шулай матур микән? Нюра апабыз сарыдан килешле булса, Мария исемлесе кара чибәр иде. Анысы бер татарча сүз әйтмәде, телен саклады. Узганда ир-ат кына түгел, хатын-кыз да сокланып кала иде үзенә.
Бездәгеләр аерылмый, каерылмый яшәделәр, барысы да шөкер, имин. Андагылар ничек икән дим. Шулай булгач, син башлы мужик бит, уйлап кара инде, ул украиннарга безнең ни дошманлыгыбыз булуы мөмкин?
Без бер ил халкы идек. Син, Илон туган, күрше Европадагылар да тоя алмаганны тойгансың. Әйе, син олы талант ияседер. Синең кебекләр
булганда, илең турында да начар уйлавы кыен. Без ни Америкалар күреп йөргән кеше түгел. Шул белгәннәребез президентларыгыз гына инде. Аларга карап фикер йөртсәң ни, ”бу илдә тигез җирдә абынып йөргән сиксән яшьлек кешеләрдән башкасы юк микәнни?”– дигәнрәк уй туа да соң. Ил башлыкларыгызның тәртип ягы да чамалы бугай. Кайсы хатын-кызны артык ярата, кайсы нәрсә шунда.
Дөресен әйтик, дөнья сезнең илдән игелек күрмәде инде ул. Колорадодан килгән коңгызларыгыз үзәккә үтте, аннан теге Ковид дигән зәхмәт тә сезнең эш булды диделәр. Ә инде ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай, җир шарының бер почмагын калдырмый, көзге әтәч сыман сугыш уты кабызып йөрүләрегезне санап бетерә торган түгел. Астан ут йөртеп, илләр, дәүләтләрнең астын өскә китерүегезгә сәясмәннәр бәя бирер. Мин шул үзебезнең авыл җиренә килеп җиткәннәре турында гына уйлыйм. Син зур кеше, югарыдан фикер йөртәсеңдер. Кайсылай карасаң да, балакайларның гомере өзелә бит.
Бу сугышлар ялкынына башка илләрнең башлыклары да утны өстәп кенә тора. Шуңа мин әйтәм, вакытында үз тиңенә өйләнеп, гаилә кормаган, балалар үстермәгән кеше ил башлыгы да булмасын димен. Баласыз кешегә киләчәк нинди булса да барыбердер. Без балалар, оныклар дип яшибез, син дә, Илон туган, балаларың турында кайгыртасыңдыр. Үткән ел июнь аенда 12 нче балаң туганын ишеттек.
Болай барса, атом-төш сугышына да озак калмас. Җир астына төшеп утырып кына исән калырга исәп тоталардыр да. Анысы яшәү түгел инде ул.
Нигә синең ише башлы кешегә боларны сөйләп торам әле, үзең дә беләсең ич инде. Уйларым, акылым белән әллә кайларга барып әллә кемнәргә менә шулар хакында сөйләрдәй, аңлатырдай булып ятам. Уйларымда гына шул. Бу хатны, Илон туган, син укый алмассың инде. Бу хат сиңа гына да түгел ул, минем генә дә хатым түгел бу. Оҗмахтай җиребездә адәм балаларына бер генә тапкыр бирелә торган гомерләрне кыймый гына яшәргә иде, дигән гап-гади һәм бердәнбер теләкнең йөрәкләрдән чыккан авазы бу.
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА.