Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 февраль , 00:26

Балык хуҗалыгыннан 44 тонна форель качкан

Менә сиңа мә! 

Карелиядә балык хуҗалыгыннан бәясе 30 миллион сумлык форель качкан.

Рауталахти култыгыннан балык берничә көн элек киткән. Һәм менә инде соңгы 3-4 тәүлек дәвамында Карелия, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәреннән йөзәрләгән балыкчы бу форельне ауларга чыккан. Ә балык яратучылар беләдер, бүгенге көндә чистартылган, башы алынган форель балыгы килосының бәясе бер мең сум чамасы тора.

 Социаль челтәрләрдә “заядлый” балыкчылар форельне күпләп тоткан урыннар белән бүлешәләр һәм туктарга җыенмыйлар.

Чыганак: Mash Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: