Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 гыйнвар , 10:36

Үсмер кыз үги әтисе белән үбешеп торган

Әстәгъфирулла! 

Регина Әхмәтшина.   Үсмер кыз үги әтисе белән үбешеп торган
Үсмер кыз үги әтисе белән үбешеп торганФото:Регина Әхмәтшина.

Мәскәүдә мигрант хатын үзенең 14 яшьлек кызын үги әтисе белән үбешеп торганын күргән. Бу хакта “Регнум” яза.

Басманың әңгәмәдәше сүзләренчә, ана белән үсмер кыз берничә ел Коммунаркада яшиләр. Күпмедер вакыт элек хатынның шулай ук мигрант булган бер ир-ат белән якын мөнәсәбәтләре башланган. Гыйнвар башында туганнарыннан кайткан хатын машина салонында ире белән кызының үбешен торуын күргән. Сөйләшкәннән соң ана кеше кызы белән үги әтисе арасындагы мөнәсәбәтләрнең  елдан артык дәвам итүен белгән.

Кызының телефонында әнисе ир-ат белән үсмернең бер-берсенә мәхәббәт белдерүләрен тапкан. Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау органнары белән әңгәмәсендә укучы кыз әнисенә бу хакта үги әтисенең хәвефсезлеге өчен борчылып сөйләмәвен белдергән.

Полиция тикшерү оештырган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала, дип яза “Регнум”. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: