Галимнәр раславы буенча, Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан кеше аягы басмаган Хендерсон утравы районы чүплеккә әверелгән. Утрауны тикшергән галимнәр аңарда дөньяның терле почмагыннан 38 миллионнан артык пластик кисәкчәләре өелгән дип саный. Дөнья океанының пычрануы бөтен Җир шары өчен кискен проблема булып санала.
Дөнья океаны суларына ел саен 13 млн. тонна пластик калдык-постыклар эләгә. Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кайсыбер илләре диңгез суларын калдык-постыклар белән күбрәк пычраталар. Пластик калдыклары дөнья океанында зур утраулар булып өелгән. Ә иң зурлары: Тын океанда, Төньяк Атлантик һәм Һинд оекеаннарында урнашкан. Пластик чүпләрне дайвер-ирекмәннәр җыя һәм эшкәртүгә озата.
Кеше өчен пластик көнкүрештә бик уңайлы әйбер, ләкин җир шары өчен куркыныч тудыра ала.
Фото: rsuh.digital