Барлык яңалыклар
10
Дөньяда ниләр бар?
29 гыйнвар , 11:07

МХОда катнашучы кул баласын фронтка алып киткән

 Әнисе баласын ташлаган, ди. 

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Элекке спецназчы Иса Гаджиев кечкенә баласы белән Украинада барган махсус операция зонасына киткән. 

2024 елда Иса Гаджиев кечкенә баласын (кызчык 2023 елда туган) үзе белән МХОга алырга карар кылган, чөнки хатыны гаиләдән киткән. Ата кеше сүзләренчә,  кызын калдырыр кеше булмаган, ә командованиесе  киңәш иткәнчә ул аны балалар йортына  да тапшыра алмаган.

Гаджиев хезмәт иткән подразделениесенә юлланганда бала үзен начар хис итә башлый. Иса баласын Владикавказ дәваханәсенә илтә, анда табиблар балага “кан зарарлануы” диагнозы куя. “Анализлар әзер булгач, табиб вакытында өлгергәнсез, диде. Ахыры фаҗигале тәмамланырга мөмкин булган. Тиз арада операция ясап, кан күчерделәр”, – дип исә ала Иса Гаджиев.

Баласы терелгәч, хәрби янә фронтка атабан хәрәкәт итәргә уйлаган. Гаджиев сөйләвенчә, Бердянскида  тәүге төнне алар машинада үткәргән, ә икенче көнне 136нчы мотоукчылар бригадасы хәрбие аларны Токмак шәһәре читендәге бер йортка урнаштырган. Анда ата белән кыз бала берничә ай яшәп өлгергән.

Иса Гаджиев кызының тешләре чыкканда еш кына тән температурасы күтәрелүен, шул сәбәпле якын-тирә торак пунктларда табибларга йөрткәнен исенә төшерә. Хезмәттәшләре дә аңа ярдәм иткәннәр,  баласын карашканнар.

“Баштарак егетләр белән заданиеләргә йөрдем. Кайда машина бушатырга, я башка төрле вак-төяк эшкә кеше булмаганда баргалый идем. Бермәлне алгы сызыкка яуга да чыктым, әмма минем белән булган солдат бу хакта командирга җиткергән. Командир исә мине башкача алгы сызыкка җибәрмәде”, – ди Иса Гаджиев.

Тәүге мәлләрдә нәни кыз бала патроннар белән уйнаган, соңрак кешеләр уенчыклар, балалар киемнәре һәм балага кирәкле башка нәрсәләр китергәннәр. Даими бомбардировкалар башлангач,  аларга күченергә туры килгән. Әмма алар күченгән икенче йортны да снаряд җир белән тигезләгән. Ата белән балага бермәл хәтта блиндажда яшәргә туры килгән.

Чираттагы тапкыр якындагы шәһәргә күченгәндә Гаджиев машинасы HIMARS уты астында кала һәм уңышсыз маневр вакытында машина корылмага килеп бәрелә. Хәрби сүзләренчә, аларны бронетранспортерда узып баручы водитель коткарган.

2024 елның көзендә  командование Гаджиевка отпуск биргән. Бүгенге көндә ул МХО зонасында түгел, хезмәтен хәрби частьта дәвам итә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: