Ленинград өлкәсенең Пашозеро авылында срогы чыккан пилмән өчен гаилә парын дубинкалар белән кыйнаганнар. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Ир белән хатын сөйләүләренчә, алар сәүдә ноктасына срогы чыккан товарны тапшырырга дип килгән. Яшьләр бу вакыйгада сатучылар белән тыныч кына мәсьәләне ачыкларга ниятләгән.
Яшь хатын товарны тапшыру процессын камерага теркәп барырга уйлаганда сатучы сакчыларны чакырткан. Тегеләр исә яшь хатынның иренә ташланган.
Сәүдә үзәге клиенты сүзләренчә, бу кибеттә күп азык-төлектә ни яраклылык срогы, ни маркировка күрсәтелмәгән. Мондый хәл хәтта балалар товарларында да очраган.
“Тукмау очрагын төшереп алалмадым, чөнки ул моментта мине кибеттә сатучылар сөйләндереп торды”, – ди яшь хатын.
Озак вакыт юклыгын аңлаган хатын ирен эзләп тышка чыккач, аны канга баткан килеш карда утырып торуын күргән. Бу хәлдән соң яшь хатын өеннән чыгарга курка һәм ул-бу була калса, камерага төшереп алыр өчен телефонын һәрчак янында тота, ди.
Бигрәк аламаландык шул... Пилмән өчен кешене тукмарсыңмы?
Чыганак: lenta.ru