Швециядә өлкән яшьтәге әби Макс кушаматлы мәчесе машина эчендә аның хайваны ял иткәненә игътибар итмичә, кер юа башлаган. Ул аны күрмәгән... Күрәсең, күзләре начарайгандыр ханымның. Хайван әйберләре белән бергә юылган һәм могҗиза беләнме исән калган! Әйтәләр бит, песиләрнең "9 гомере" бар. Максның хәзер берәүдер инде...
Хатын-кыз кер юу программасын 40 градуска урнаштырган һәм үз эшләре белән шөгыльләнергә киткән. Барабан эчендәге мәчене ул кер юарга берничә минут кала күреп алган. Пенсионер ханым бик курыккан һәм шунда ук җайланманы сүндергән. Аның сүзләренчә, ул ишекне ачканда, Макс кыймылдамаган. Ул шунда ук песине ветклиникага илтә, анда аңа мәче исән һәм тереләчәк, дип әйткәннәр. Мәче ветеринария стационарында өч көн булганнан соң мәче өенә кайткан.
Мәченең хуҗасы бигрәк тә каты стресс кичергән, дип язалар инде. Борчылган...
Элегрәк Чиләбедә яшәүче хатын кер юу машинасында мәчене чайкаган иде, анда да хайванны коткарганнар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: baamboozle.com.