Шулай итеп, ул фатирлы булган, дип хәбәр итә «Вести» каналы. Хатын мошенниклыкта гаепләнә.
2015 елның июленнән 2016 елның сентябренә кадәр ул дәүләт оешмаларына, нотариаль һәм суд органнарына никахлашу турында ялган таныклык бирә. Әлеге таныклыкта ул 2015 елның мартында үлгән кеше белән никахлашкан дип язылган. Ир-ат Киров районында яшәгән булган. «Хатын» 6 миллион сум чамасы торган фатир хуҗасына әверелә һәм милеккә хокукны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында терки. Прокуратура хатынны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепли. Мәрхүм ир-атның апасы әлеге эш буенча зыян күрүче булып бара.
Чыганак: vatantat.ru
Фото: dzen.ru