0 °С
Кар
Иң акыллы кызларның берсе ул!
Ульяновск шәһәренең 100нче губерния лицеенда укучы Камилә Әбелханова «Умницы и умники» Бөтенрусия телевизион интеллектуаль олимпиадасының финалына чыкты, дип хәбәр итте өлкәнең мәгариф идарәсе.
«Горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз чиксез», – дип язып чыкты 11 сыйныф укучысы Камилә турында өлкәнең «Өмет» гәзите.
Камилә беренче сорауга төгәл җавап бирә алмаган, «Ва-банкка бару» хокукын сайлап алган һәм, өстәмә сорауга дөрес җавап биреп, бәйгедә калган.
Олимпиада җиңүчесе МГИМО студенты булу хокукын ала.
Уңышлар сиңа, Камиләкәй!