Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 гыйнвар , 11:17

Хинштейнның нәрсәгә ачуы чыккан?

 А.Хинштейн 5 декабрьдән вакытлыча Курск өлкәсе губернаторы вазифасын башкара.

Рузәл  Минһаҗев.
Фото:Рузәл Минһаҗев.

Курск өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейнның чит илгә ял итәргә киткән түрә Ирина Мусьялның отпускасына ачуы чыккан. Үзенең шаккатуын төбәк җитәкчесе  хөкүмәт утырышында белдергән.

Мусьял Курск өлкәсенең мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау министрлыгы җитәкчесе вазифасын башкара. Хинштейн утырыш вакытында түрәгә мөрәҗәгать иткән, ләкин ул эш урынында булмаган. Мусьял атна ахырына кадәр ялда булып чыккан һәм, губернатор хакимияте җитәкчесе Александр Крылов раслаганча, Һиндстанда.

“Ул анда Һиндстанда мәдәни мирас объектларын ничек саклауларын өйрәнер өчен баргандыр бит? – дип  ачуланган Хинштейн. – Формаль рәвештә ул Русия чикләреннән чыгуын килештерергә тиеш түгел. Әмма бүгенге хәлләрне исәпкә алганда илдән хәбәр итмичә чыгып китү мөмкин түгел”.

Хинштейн хөкүмәтнең  хәрби хәрәкәтләр алып баручы төбәктә яшәвен һәм эшләвен искә төшергән. Һәм ул Курск өлкәсе азат ителмәгән хәлдә ничек чит илгә ял итәргә китәргә мөмкин булуын аңламавын белдергән. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, закон аңа түрәләрнең ит илгә чыгуларын чикләү хокукы бирми. Әмма МХО вакытында Русия территориясеннән тыш  отпускларны ул урынсыз дип атаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: