Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 гыйнвар , 10:52

Чиләбедә завод хезмәткәрләре 50 мең сум урынына 5 миллион хезмәт хакы алган

Уйламаган җирдән - зур акча!

Чиләбедә завод хезмәткәрләре 50 мең сум урынына 5 миллион хезмәт хакы алган
Чиләбедә завод хезмәткәрләре 50 мең сум урынына 5 миллион хезмәт хакы алган

Чиләбедә бухгалтер хатасы аркасында завод хезмәткәрләренә гадәттәгедән 100 тапкыр күбрәк хезмәт хакы күчергәннәр. Алар 50-80 мең урынына 5-8 миллион сум алганнар.
Эшчеләрнең кайберләре бу зур сумманы туздырып та өлгергәннәр һәм кире кайтарырга һич тә уйламыйлар икән. "Бухгалтерия ялгышкан икән, үзләре түләсен", дигәннәр.


Адвокатлар әйтүенчә, бу очракта завод судка мөрәҗәгать итәргә тиеш, тик суд та эшчеләр ягына басарга мөмкин. Кыскасы, бу эшне ерып чыгу җиңел түгел, тикшерүләр бик озак вакытка сузылырга мөмкин. Һәм хәтта суд эшчеләрдән акча түләтергә карар итсә да, тегеләр үзләрен банкрот дип игълан итәргә мөмкин.

Менә сиңа, мә!

Чыганак: Лента.ру

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: