Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 гыйнвар , 10:52

Башкортстанда станоклар операторы бер миллион сум акча откан

Бәхет акчада түгел, аның күләмендә, диләрме әле?

Башкортстанда санлы программа белән  идарә ителә станоклар операторы эш сменасында буш вакытта онлайн-лотереядә уйнап, 1 миллион сум акча откан. Ул инде  4 ел дәвамында ипотека түли һәм хәзер, якынча исәпләгәндә, 30 еллык ипотека кредиты вакытын берьюлы өчтән бер өлешкә кыскарта алачак,  дип хәбәр иттеләр Русия Финанс министрлыгы оештырган “Милли Лотерея” Бөтенрусия дәүләт лотереяләре брендының матбугат хезмәтендә.

Лотерея булачак җиңүчене яңалыгы һәм кызыклы опцияләре белән кызыктырган. Ир  бер билетта көчәйтелгән ставка һәм өстәмә уеннар турында белгән. Ара-тирә тиражларда катнашкалаган, үзенең тактикасын булдырган. Боларның барысы да бәхетле җиңүчегә  шундый зур отыш китергән дә инде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: