Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 гыйнвар , 10:19

Ул бәрхет тавышы белән пассажирларны сөендерә

Хатынының мактау  сүзләре ирне дәртләндереп җибәргән. 

Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Стәрлетамакта яшәүче  шофёр Рөстәм балачактан җырларга яраткан, әмма ул моны башкалардан яшергән. Мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтенә барган, аннан кайткач, маршрут автобусы йөртүчесе булып урнашкан. 2000 елларда өйләнгән. Бүген ул – 4 бала әтисе.

Руль артында еш кына тыныч тавыш белән җырлаштырып йөргән. Моны ишеткән пассажирлар  аны мактаган. Әмма ул барыбер матур һәм моңлы  җырлавына әллә ни ышанмаган. Бер ай чамасы элек тормыш иптәше белән машинада китеп барганда Рөстәм аның алдында беренче тапкыр  җырлап җибәргән.  Таң калган хәләл җефете Рөстәмне “син чын җырчы” дип ихлас  күңеленнән сокланган. Мактау сүзләрен арытаба да жәлләмәгән  ул һәм ирендә үз-үзенә ышану тойгысын уяткан, аны канатландырган.  Рөстәм вокал түгәрәгенә язылган, таксига урнашкан һәм хәзер үзенең пассажирларына җырлый.

“Киләчәктә төрле конкурсларда катнашасым,  билгеле буласым килә. Килеп чыкса инде, әмма мин ышанам, бу көне бер килер. Бер ай вокалга йөрим, арытаба да шөгыльләнәчәкмен, вокал буенча укытучым Гөлнара мине мактый, хуплый. Мотлак рәвештә бар да килеп чыгачак, дип куәтли", - ди Рөстәм, елмаеп. 

Менә бит, балачак хыялына ирешү беркайчан да соң түгел, нинди дә булса сәләтегез бар икән, аны үстерергә тырышыгыз, дуслар! 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: