Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 гыйнвар , 10:38

Ата-аналар балаларын үтерүчеләр костюмнарына киендерә

"Игра в кальмара" фильмын карадыгызмы?

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Русиялеләр массакүләм рәвештә балаларын “Игра в кальмара” фильмындагы үтерүчеләр костюмнарына киендерә. Яңа ел чыршыларында бу  образ популярларның берсе булган.

Ата-аналар SHOT Telegram-каналына сөйләвенчә, Яңа елга  балалар мондый бүләк алуга бик сөенгән. Бәхетле балалар һәм үсмерләр чыршы тирәли битлекләрдә һәм пластик корал тотып фотога төшә. Сериалның яңа сезоны чыкканнан соң туган хайп уңаеннан сатучылар “Игра в кальмара” фильмы атрибутикасына бәяләрне 40 процентка арттырган. Костюмнар уртача алганда 3-5 мең сум тора икән.

Әмма психологлар шулкадәр күп көчләү күренешләре булган сериал балалар психикасына начар йогынты ясый, дип кисәтә. Сериалның геройларының образларына керү,  көндәлек тормышта аларның тәртибен һәм  үз-үзләрен тотышларын  кабатлау яхшыга китерми, ди.

"Образга керү һәм мондый уеннар бик начар тәмамланырга мөмкин. Акыллы ата-аналар баласының мондый ихтыяҗын канәгатьләндергәнче өч тапкыр уйларлар. Әмма, икенче яктан, моңа кадәр дә  супергеройлар шулай ук югары әхлак белән аерылып тормаган, аларның миссиясе дөньяны коткаруга багышлануга карамастан. Һәм балалар “Человек-паук” та, “Черепашки Ниндзя” да, башка төрле монстрлар  булып  та уйнадылар. Барысы да исән-сау һәм психик яктан  сәламәт", – дип белдерә балалар психологы Илья Слободчиков. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: