Русия белән чиктәш Казахстанда кеше метапневмовирусы (hMPV) – респиратор инфекцияләр котыртучыларның берсе – таралган. 2024 елның 1 октябреннән анда инде 30дан артык авыру очрагы ачыкланган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) авыручылар саны арту белән бәйле эпидемиологик хәлне мониторинглавын хәбәр итә. Ул шулай ук Русия ОРВИ-скрины ярдәмендә метапневмовирус диагнозы куярга мөмкин дип ышандырды.
Метапневмовирус Кытайда теркәлгән
Яңа вирус Кытайдан килгән, аның төньяк провинцияләре хастаханәләре пациентлар белән тулган. Нигездә бу балалар һәм яшүсмерләр.
Инфекция җирле Сәламәтлек саклау системасына шактый нагрузка тудырган да инде. Дәвалау учреждениеләренә салкын тиюгә, ютәлгә, тамак авыртуына, шулай ук хәлсезлеккә һәм баш әйләнүгә зарланучылар мөрәҗәгать итә. Әйткәндәй, Кытай халык республикасында шулай ук А гриппы, микоплазма үпкә ялкынсынуы һәм коронавирус кебек респиратор инфекцияләр дә теркәлә.
Катлаулы эпидемиологик хәлләргә бәйле рәвештә медицина белгечләре властьларга һәм халыкка битлек киеп йөрүне һәм кулларны даими дезинфекцияләүне дә кертеп, инфекция йоктыру ихтималын киметү өчен саклык чараларын үтәргә киңәш итә.
Метапневмовирусның хәвефе нидә?
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, метапневмовирус еш кына бронхиолит һәм үпкә ялкынсынуын да кертеп, кискен респиратор инфекцияләр китереп чыгара. Ул һава-тамчы юлы белән күчә һәм бигрәк тә сабыйлар, өлкәннәр һәм иммун системасы какшаган кешеләр өчен хәвефле булырга мөмкин.
Инфекциягә томау төшү, ютәлләү, температура күтәрелү, тын алуда кыенлыклар һәм респиратор авыруларга хас башка билгеләр хас, диләр Роспотребнадзорда.
P.S. Метапневмовирус инфекцияләрен аерым дәвалау юк, диләр белгечләр. Әмма үзеңне кулларны даими һәм җентекләп сабын белән юып, респиратор инфекция билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмау, шулай ук өйләрдә һәм эш урыннарында өслекләрне даими җыештыру һәм дезинфекцияләү ярдәмендә сакларга мөмкин. ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Чыганак: lenta.ru