Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 декабрь 2024, 02:36

Квадроберлар дип курыккан идек...

Бала-чага арасында икенче сәер күренеш тарала.

Балалар ташлар сатып ала һәм аларны тәрбияли. Яшь буын яңа модага бирелгән. Квадроберларга алмашка птерокерлар килгән (инглиз теленнән “pet” – йорт хайваны, “rock” – таш). Бу балалар инде хайваннар костюмнарында һәм аларга охшатып дүрт аяклап сикергәләп йөрмиләр, алар нибары ташларны тәрбияли һәм аларны дрессировкалый.  

Яңа мавыгу 6дан алып  12 яшькәчә балалар арасында таралган. Балалар ташларны тере итеп күз алдына китереп маркетплейслардан сатып ала. Алар күзләр ябыштырылган, урамда аяк астында аунап яткан ташлардан һич аерылмаган ташларны тәрбияли, хәстәрли.  Башлары эшләгән сатучылар бу трендны тотып алган һәм ташларга бәяләрне күтәргән. Маркетплейсларда хәзер ташларның бәясе – 500 сум чамасы.

Сатып алганда  ташка пособие дә, хәтта шәхси паспорт та бирелә. Анда ташны ничек хәстәрләргә, тәрбияләргә икәнлеге язылган. Бер товарның карточкасында сатучы балага сатып алган ташка исем бирергә киңәш итә, имеш, бу “аның белән эмоциональ бәйләнеш булдырырга ярдәм итәчәк”.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: