Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 декабрь 2024, 12:58

10 километрга кадәр тишеп кермәкчеләр

Әле алар моңа җиң сызганып әзерлек эшләре алып бара.

10 километрга кадәр тишеп кермәкчеләр
10 километрга кадәр тишеп кермәкчеләр
Әй, бу Кытайны! Айның арткы ягына менде, инде Җирне мантиясенә кадәр тишәргә әзерләнә. Әлеге вакытларда ул моңа җиң сызганып әзерлек эшләре алып бара. 
Кытай якын елларда Җир шарының эчке төзелешен өйрәнүдә шаккатыргыч нәтиҗәләр ясый алачак уникаль гыйльми-тикшеренү судносын төзеп бетергән. Дәү кораб Җирнең мантиясен, ягъни океан төбен 10 мең метр тирәнлеккә кадәр тишә алучы яңадан-яңа иң соңгы көчле технологияләргә баетылган.
Зуркүләмле инвестицияләр һәм заманча инженер технологияләре булышлыгында ясалган судно Җир мантиясен турыдан-туры өйрәнү өчен дөньядагы беренче корал булачак. Мәгълүматлар мантиянең составын, температурасын һәм динамик процессларын аңлау өчен зур әһәмияткә ия, алар исә үз чиратында плитәләр күчеше, вулканнар активлыгы һәм Җир кабыгы формалашуы турындагы теорияләрне камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Кытайларга кадәр АКШ һәм Япония тикшеренүчеләре дә Җир мантиясенә барып җитәргә тырышкан. Әмма алар уңышка ирешә алмаган. Техник чикләүләр һәм зур финанс чыгымнары планнарына аяк чалган. Экспертлар фикеренчә, Кытай проектының, алдынгы технологияләр кертү һәм дәүләтнең зур булышлыгы исәбенә, бу авырлыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеге бар.
Алар җирне уңышлы тишә аласалар, аның эченә тирәнрәк карый алсалар, чын-чынлап зур гыйльми сенсация булачак. Мантиядән алынган үрнәкләр планетабызның эчке төзелеше турындагы сорауларга җавап эзләргә булышудан тыш, Җирнең иң тирән куенында яткан сирәк очраучы файдалы казылмаларны табуда яңа офыклар ачарга булышачак.
Тик менә Җир шары үзенең эч-бавырын актаруга карата ничек итеп җавап бирер - билгесез.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: