Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 декабрь 2024, 01:27

Путинга даруханәләрдә мөһим препарат җитешмәвенә зарланганнар

Мин яшәгән авылда да җитешми бу препарат...

Русиялеләр ил Президенты Владаимир Путинга даруханәләрдә мөһим медицина препараты җитешмәүгә зарланган. Сүз физрастворлар турында бара. Гражданнардан  бу турыдагы хәбәрләр дәүләт башлыгы белән туры линиягә сораулар кабул итә торган кол-үзәккә килгән. Бу хакта Халык фронты хәбәр  итә.

“Халык фронты. Аналитика” юнәлеше белгече Дитрий Цвич кешеләрнең күп даруханәләр челтәрләрендә бу препаратларны таба алмавын белдерә.

Проблема Владимир һәм Ростов өлкәләрендә теркәлгән, шулай ук башка төбәкләрдә дә. Владимир Путинга мөрәҗәгать юнәлтүчеләр физрастворның бәясе артуына да зарланган.

Халык фронты вәкилләре һәр мөрәҗәгать буенча тикшерүләр оештырырга вәгъдә биргән.

Владимир белән Ростов өлкәләрендә генә түгел, Башкортстанда да бу проблема күптәннән бар. Һәрхәлдә күптән түгел генә мин яшәгән авылдагы ике зур даруханәнең берсендә дә физраствор юк иде...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: