Дөньяда ниләр бар?
16 декабрь 2024, 12:47

Җиде тапкыр йөрәге туктаган

Әстәгъфирулла! 

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Свердловск өлкәсенең Сухой Лог шәһәрендә яшәүче ир-ат җиде тапкыр йөрәге туктаганнан соң исән калган.  Бу хакта Ura.ru  басмасына  төбәк мәгълүмат сәясәте департаментында хәбәр иткәннәр.

56 яшьлек ир-атта миокард инфарктының сирәк өзлегүе — йөрәкнең электр штормы булган. Аны хастаханәгә пульсы минутына нибары 30 тибеш тәшкил иткән  килеш коточкыч авыр хәлдә китергәннәр.

"Ашыгыч рәвештә йөрәк-кан тамырларын стентлау буенча операция башкарылды, шулай ук кардиостимулятор урнаштырылды. Операциядән соң пациент реанимация бүлегенә күчерелгән, анда аның яңа өзлегүе барлыкка килгән — аның пульсы кискен арткан", – дип аңлаталар департаментта.

Моннан тыш, пациентка пульсны көйләү өчен аритмиягә каршы дарулар язганнар, һәм алынган дәвалау нәтиҗәсендә аның хәле шактый яхшырган.

Менә бит, гомере бетмәгәч,  җиде тапкыр үлеп тә терелгән. Табибларга рәхмәт.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас