Волгоград өлкәсенең Кукушкино хуторында яшәүче хатынны су эчәргә теләгән саен коточкыч көзән җыера башлаган. SHOT Telegram-каналы язуынча, 44 яшьлек Светлана Зубова табибларга гидрофобия (судан курку) башлангач, мөрәҗәгать иткән. Суны күрү белән хатын куркыныч газаплар кичерә башлаган, ул шунда ук паник һөҗүмгә дучар булган. Табиблар аңлатуынча, бу билге – организмда котыру чире таралу нәтиҗәсе.
Табибларның бу шиге турында ишеткәч, Зубова ике ай чамасы элек йорт ихатасында аңа төлке һөҗүм итүен исенә төшергән. Тешләнгән хатынны озак вакыт берни борчымаган. Әмма күптән түгел Светлана Зубова күңеле болгану, косуга зарлана башлаган. Моңа өстәп ул су эчә алмый башлаган. Аңарда гиброфобия барлыкка килгән.
Светлананы кискен вируслы инфекция белән дәваханәгә салганнар. Тик, кызганычка каршы, чир организмда шулкадәр тиз таралган ки, ике көннән аны ИВЛга тоташтырганнар. Табибларның кулдан килгәннең барын да эшләүләренә карамстан, Светлана мәңгелеккә күзләрен йомган.
Белгечләр сөйләвенчә, котыру чирен йоктырганда кешеләр судан шулкадәр нык куркалар ки, хәтта аны эчә алмыйлар, ә сусауларын басарга тырышканда аларның көзән җыерулары, паник һөҗүмнәр һәм бугаз мускуллары спазмнары башлана. Шуның аркасында алар организмга су җитми башлаудан интегә.
Онытмагыз! Кыргый җәнлекләр тешләве хәвефле булырга мөмкин. Мондый хәлгә дучар булсагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Чыганак: lenta.ru