Уфа-Самара трассасында бер фура авариягә эләккән. Бүген, 11 декабрьдә, сыра төягән фура, юл буендагы отбойникка бәрелеп, Кандра авылы тирәсендә юлдан чыгып очкан.
Биредә яшәгән җирле халык һәм юлдан узып баручы водительләр сөенечләреннән нишләргә белмиләр. Юл тулы – калай банкалардагы күбекле эчемлек! Авария урынына ашыккан машина йөртүчеләр сыраны сумкаларга һәм политэтилен пакетларга тутыра. Кайсыбер водительләрнең багажниклары күбекле эчемлек!
Вакыйга урынында дәүләт автоинспекторлары эшли. Алар юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.