Дөньяда ниләр бар?
10 декабрь 2024, 15:51

Юк дисәләр дә, БДМУда кандалалар бар икән бит

Күптән түгел бу канэчкеч бөҗәкләр уку йортында табылмаган, дип язып чыкканнар инде.

Башкорт дәүләт медицина университетына санитар законнарны бозган өчен протоколлар төзегәннәр. Кандалалар вчүтеки бар, ди.

Прокуратура версиясе буенча, бөҗәкләр һөҗүмендә хуҗалык бүлеге башлыгы һәм студентлар шәһәрчеге директоры гаепле. Аларга өч административ эш ачканнар. Янәсе бөҗәкләр тапмаган ректоратка күрсәтмә керткәннәр.

Яшь медиклар мыеклыларга бер айдан артык зарлана инде. Аларны Һиндстан студентлары алып килгән дип уйлыйлар. Ул арада укучыларның хокукларын якларга тиешле студсовет университет позициясе яклы булган. Һәм гомумән университетта кандала юк, ләкин тараканнар бар, дип белдерде.

Вәт бит әя! Нинди вак кына бөҗәк, ә күпме проблемалар тудырырга сәләтле...

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас