МХО зонасында Русия хәрбиләрен тычканнардан саклаучы Васька кушаматлы мәче тәпие яраланганнан соң янә стройга кайткан.
Васька Удмуртиядән МХОда катнашучы мотоукчыларның чын хәрби иптәшенә әйләнгән. Ул блиндаждагы сугышчыларга көтмәгәндә ияләшеп киткән. Васька солдатлар белән дежурга йөри, блиндажларны тычканнардан саклый һәм төнлә хәрбиләр онытылып китеп йокламасын өчен, аларны уятып йөри.
Быел җәй Васька яшәгән блиндажлар дошман уты астына эләгә. Васьканың тәпие яралана, ул бер атна дәвамында үзенең сугышчылары янына ут астындагы территория аша акрын гына килә. Мотоукчылар хәлсезләнгән мәчене тапкан һәм кулларыннан килгәнчә дәвалаган. Халык фронты волонтёрларына җибәргән видеоязмада Василийның терелгәнлеге һәм янә куркусыз стройга кайтуы күренә.
Кемнәргәдер, бәлки, солдатларның сугышта маэмай һәм мәчеләрне каравы, аларны видеоларга төшерүе шаяру, юк-бар эш кебек тоеладыр. Ләкин, бердән, кыр шартларында чыннан да тычканнар бик күп, алар азык-төлеккә һөҗүм итә, икенчедән, эт-песиләр, миңа калса, солдатларның болай да күңелсез көнкүрешләренә бераз үзгәреш кертә, сугышчыларның кәефләрен күтәрә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.