Русиядә ир-атлар борын өчен киңәйткечләрсез яши алмый башлаган. Бу җайланмалар маркетплейсларда тулып ята, ә аларны сатулар рекордка якынлашкан, ди.
Тәүдә танауга тыгып куя торган бу җайланма төнлә йоклаганда гырламас өчен (антихрап) уйлап чыгарылган булган. Карап торышка алар борынга тыгып куела торган нәни силикон кәрзинчекләргә охшаш булган.
Әмма “алдынгы” маркетологлар тик ятмаган. Алар бу теманы эләктереп алган да, җайланмага хокукларны сатып алып, конструкциясен камилләштергәннәр: магнитлар өстәп, “бер чеметем” дизайн кушып, аңа “назальный дилататор” дип исем кушкан.
Хәзер инде бу җайланманы көндәлек тормышта аксессуар буларак борынга тыгып йөриләр. Бу әйбер борынга һава керүне арттыра һәм сулауны җиңеләйтә. Кайсыбер ир-атлар бу җайланма хәтта борын канатлары пластикасын (ә аның бәясе 50 мең сумнан башлана) алмаштыра, ди, имеш. Ә борынны киңәйткеч хакы 500 сумнан башлана. Харап бит, диясе генә калды инде. Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.