Дөньяда ниләр бар?
4 декабрь 2024, 05:49

Африкада билгесез вирус тарала

Аны коронавируска  охшаталар.

Африкада  моңа кадәр ачыкланмаган вирус  140 кешенең гомерен өзгән. Аның симптомнары ковид һәм гриппныкына охшаган, диләр белгечләр.

Йогышлы чирне Конго демократик республикасының Кванго провинциясендә ачыклаганнар. Кешеләр югары тән температурасына, баш авыртуга һәм грипп вакытындагы кебек халәткә  зарланалар. Табибларның  берсе дә әлегә  диагноз куя  һәм тиешле дәвалану чаралары билгели алмый, шуңа кешеләр өйләрендә үләләр. Бүгенге көндә билгесез чир 143 кеше гомерен өзгән.

Авырудан ешрак хатын-кызлар һәм балалар җәфалана. Провинциягә  билгесез авыруның каян килеп чыкканлыгын ачыклар һәм чир йоктыручыларга ярдәм күрсәтер өчен медицина бригадаларын юнәлткәннәр.

2020 елны хәтерләгән һәркемнең моңа охшаш хәбәрләрне ишетеп-укып чәчләре үрә торырга мөмкин, әлбәттә. Әмма Роспотребнадзор борчылырга кирәкми, ди. Ведомство вируслар учаклары кабынуны контрольдә тотуы хакында хәбәр итте. Шуңа маймыллар оспасы да, әлеге сәер вирус та русиялеләргә янамый, ди. Бирсен Ходай...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас