Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 ноябрь 2024, 11:31

Балаларына Орешник дип исем кушарга теләүчеләргә Путин киңәш биргән

Яр Чаллыда 14 балалы Суховлар гаиләсе турында язган идек. 

Балаларына Орешник дип исем кушарга теләүчеләргә Путин киңәш биргән
Балаларына Орешник дип исем кушарга теләүчеләргә Путин киңәш биргән

Русия Президенты Владимир Путин Татарстаннан туачак балаларына Орешник дип исем кушарга теләгән гаиләнең теләгенә карата үз фикерен белдергән.

Яр Чаллыда яшәүче Суховлар гаиләсе тиздән дөньяга киләчәк 15нче балаларына Украинада сыналган ракетага багышлап  исем кушарга теләүләре турында язган идек.

Гаилә башлыгы тиздән  уллары туса – Орешник, кызлары туса  Орешница дип исем кушарга теләвен белдергән. Гаилә Путник, Путница, Спутник яисә Спутница дигән исемнәрне дә карый, ди. Бу исемнәрне сайларга теләвен Сухов Русиягә, планетабызга, илебез халкына һәм аның президенты Владимир Путинга мәхәббәте белән аңлаткан. Былтыр Суховлар гаиләсе 17 ноябрьдә туган кызларына Россия-Святосия-Святороссия дип исем кушкан. Суховларның 14 баласы бар. 

“Баланың картәни-картәтисе белән дә киңәшсеннәр. Бу минем белән киңәшкәнгә караганда дөресрәк тә була әле”, – дип тәкъдим иткән Президент. Сабыйга исем кушуны Путин “тик гаилә эше” дип атаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: