Татарстанда күп балалы гаиләдә тагын бер кыз туарга тиеш.
Яр Чаллыда яшәүче Суховларның 14 баласы бар. Кече кызларына алар Россия-Святосия-Святороссия (фотосурәттә) дип исем кушканнар. Күп балалы әти Владимир сүзләренчә, әле алар унбишенче сабыйларының дөньяга килүен көтәләр – аның хатыны йөклелекнең дүртене аенда, ди. Табиблар кыз бала туачак, дип хәбәр иткән.
Ата-ана сүзләренчә, алар туачак кызларына ракетага багышлап, Орешница дип исем кушарга телиләр. Бу сорау буенча алар инде берничә көн фикер алыша. Тиздән Суховлар ахыргы карарга килергә тиешләр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.