Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 ноябрь , 22:07

Үләр алдыннан Светличная дәвалану өчен акчасыз калган

Мошенниклар аның бөтен акчасын талап алганнар. Узган атнада Светлана Светличная вафат булды. 84 яшьлек артистка соңгы көннәрен хосписта үткәрә, анда паллиатив ярдәм ала. 

Үләр алдыннан Светличная дәвалану өчен акчасыз калган
Үләр алдыннан Светличная дәвалану өчен акчасыз калган

20 ноябрьдә кино легендасы белән хушлашу мәрасиме узды. Светлана Афанасьевна соңгы елларда баш миендә шеш, авыз-йоткылык рагы, деменция кебек авырулардан интегә. Мартта ул миокард инфаркты кичерә. Агымдагы елның августында ул дәваланудан баш тарткан, шуның аркасында аңа паллиатив пациентка статусы бирелгән. 

Русия кино актерлары Гильдиясенең генераль директоры Валерия Гущина Светличнаяның нинди дә булса терапиягә акчасы булмавын сөйләде. Үләр алдыннан аферистлар пенсионерканы тулысынча алдап талаганнар. Аны дәвалану өчен акчасыз калдыралар, бу да фаҗигагә китерергә мөмкин. Актрисаның соңгы вакытта акылдан шашкан хәлдә булуын исәпкә алсак, аны алдау кыен булмаган, диләр.

«Светлана Афанасьевнаның онкологиясе турында мәгълүмат халыкка җиткерелгәннән соң, мошенниклар аның дәвалану өчен бөтен акчасын тартып алганнар. Аны акчаларын ниндидер билгесез бер табиб исәбенә күчерергә мәҗбүр иттеләр. Сүз 10 мең сум турында түгел, ә чыннан да ул озак еллар дәвамында җыйган зур акчалар турында бара. Кеше яшәргә теләгән. Булган хәл гаилә өчен зур фаҗига булды», — дип ачыклык кертте Гущина.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: