“SHOT” Телеграм-каналы косметологлар кертеп маташкан яңа тренд турында яза – аны “кәҗә ияге” – “козьи подбородки” дип атыйлар. Ияккә филлер, ягъни хирургиясез генә форманы үзгәртә торган инъекцион препарат кадыйлар да, ияк очланып, ачык симметрияле булып кала. “Кәҗә ияген” икенче төрле “үтүк ияк” дип тә атыйлар – ияк үтүк очы кебек очланып торганга.
Соңгы айларда аны ясатучылар артканнан арта бара, ди. Косметологлар мондый пластика битне матурайта, ияк очындагы чокырлардан котылырга булыша, дип ышандыра.
Процедура әллә ни кыйммәт түгел, ди. Бәясе – 14 мең сумнан алып. Косметологлар матурлык уколларының тәэсире 1 елга кадәр дәвам җитә, ди.
Әлеге “кәҗә ияк” процедурасының корбаннары арасында ир-атлар да бар икән.
Әйткәндәй, билгеле җырчы Дмитрий Маликовның кызы – блогер, модель Стефанияне иякләрен шулай очлайткан дип фаразлыйлар.
Шаккатмалы хәлләр, дуслар. Соңгы арада колак тырпайтучы хатын-кызлар турында ишетелде. Гүзәл затлар арасында битләрен кыручылар да бар...
Чыганак: “SHOT” Телеграм-каналы.